Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 19 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.
Кризис хәлләр идарә үзәгендә иң мөһим кунаклар булып бүген балалар саналды.
Бик зур, матур, күңелле бәйрәм ясадылар бүген Кризис хәлләр идарәсе узәгендәге хезмәткәрләр.
Киң мәйданлы үзәк барлык теләгән кунакларны үзендә кабул итте. Барлык балалар да күңелле уеннар белән шөгелләнделәр, асфальтка төрле, матур янгын сүндерү машиналарын акбур белән ясадылар.
Күңелле уеннардан соң бүләкләү өлешедә булды. Иң соңыннан итеп тәмле тортлар белән, чәйләр белән сыйладылар.
2015 елның 1 нче сентябрендә Гражданнар саклау Тәтеш дәүләт колледжының ачык мәйданчыгында яңа уку елы башлануына багышланган тантаналы линейка үтте. Һәм белем бирү йорты бу көнне яңа исем белән каршылый. “Тәтеш педагогия колледжы” исеме “Гражданлык саклау Тәтеш дәүләт колледжы” Дәүләт автономияле профессиональ белем бирү йорты исеменә үзгәртелгән.
Кама Тамагандагы балаларны Белем Көне белән котлау өчен, Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре Россия Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Хәбибуллин Рәфис Җәүдәт улы һәм Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Минниханов килделәр.
Беренче көнне яңа уку елында МЧС хезмәткәрләре иминлек дәресләре белән балаларны таныштырып үтте.
Иң мөһим игътибарны балалар белән аралашканда янгын сүндерү тәртипләренә һәм бердәм бөтен Татарстан буенча эшләүче ашыгыч ярдәм итү номерына юнәлде 112.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 55 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 19 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 1 кеше һәлак булган.
Бүген киләчәк беренче класс укучылары – Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренед балалары – “Сәлам, мәктәп!” бәйрәменең катнашучылары булды. Белем арттырырлык һәм күңел ачырлык “Саташкан профессор Николянең лабораториясе” тамашасы программаның үзәге булды. Бәйрәм ТР буенча 7 нче ОФПС 3 нче янгын-коткару бүлеге буенча экскурсия белән дәвам итте. Балалар шулай да Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясе белән таныша алдылар.
Искә төшереп, гадәттән тыш хәлләрдә саклау һәм янгын куркынычсызлык өлкәсендә уникаль урта буын белгечләрен укыту буенча 1 нче курска җыю 2014 елда 9 класс нигезендә 3 ел 10 айлык белем алу вакыты һәм “Техник-коткаручы” һәм “Техник” квалификацияләрен бирү белән үткәрелде. Балалар республиканың башка районнарыннан гына түгел, ә күрше регионнардан – Чувашия, Самара һәм Сембер өлкәләреннән дә керергә килделәр, чөнки яңа белгечлекләрнең танылганлыгы бик югары иде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 50 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 14 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 14 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.
Яңа уку елы алдыннан 15 Федераль янгынга каршы отряд хезмәктәрләре уку елның башлануына багышлап балалар бәйрәмен оештырдылар. 56 нчы янгын сүндерү бүлегенә тантаналы чарага 20 киләчәк беренче класс укучысы һәм аларның ата-аналары чакырылган.