Белем көнендә Кама Тамагандагы балаларны Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының башлыгы котлады

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе

Кама Тамагандагы балаларны Белем Көне белән котлау өчен, Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре Россия Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Хәбибуллин Рәфис Җәүдәт улы һәм Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Минниханов килделәр.

 

Белем бәйрәменә багышланган чараны Кама Тамагының район башлыгы ачык дип игълан итте. Бәйрәм белән котлаганннан соң балаларны, кунакларны, укытучыларны, Хәбибуллин Рәфис Җәүдәт улы Куйбышев авылына “Кадет – интернат мәктәбе” балалар йортына Белем бәйрәменә юл тотты, ул аларга телевизор бүләк итте.

Шул ук авылда урнашкан балалар бакчасына кереп чыкты идарә башлыгы.

 

Шуннан соң Кама Тамагына кайтканнан соң Рәфис Җәүдәт улы, янгын сүндерү бүлегенә дә сугылды.

Төштән соң кунаклар күрше авылга Тенишевага киттеләр, анда ОАО “Камско- Устьинский гипсовой рудник” хезмәтләре белән очрашу узды.

Аралашу вакытында Рәфис Хәбибуллин барлык кешеләрне дә бердәм сайлау көнендә катнашырга өндәде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International