Белем көнендә - иминлек дәресләре.

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе

Беренче көнне яңа уку елында МЧС хезмәткәрләре иминлек дәресләре белән балаларны таныштырып үтте.

Иң мөһим игътибарны балалар белән аралашканда янгын сүндерү тәртипләренә һәм бердәм бөтен Татарстан буенча эшләүче ашыгыч ярдәм итү номерына юнәлде 112.

Искә төшереп узыйк, 20 августан алып 20 сентябрьгә кадәр Татарстан буенча “Айлык балалар иминлеге” дигән акция бара.

Бу акция барышында МЧС РТ хезмәткәрләре күп кенә шәһәрләрдә, районнарда, чаралар уздырырга җыеналар.

Мондый чаралар юктан гына барлыкка килми. Чөнки күп кенә балалар ял йортларыннан, лагерьлардан кайттылар, тик шулай да үзеңнең сәламәтлеген өчен кайгыртырга кирәк. Шуңа күрәдә МЧС РТ хезмәткәрләре куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм бердәм ярдәм кәрсәтү ашыгыч номерын 112 искәртеп үттеләр.

Балаларның игътибарсызлыгы аркасында янгын чыгармаска, суда һм утта блалар үлемен булдырмау, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп кит – дигән максат белән әлеге акцияне МЧС РТ  хезмәткәрләре уздыра.

 

Янгын вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре: өйдә:

1)Бер дәфтәргә тулы адресны һәм телефон номерларын язып куярга.

2)Балаларга искә төшерергә: шырпы белән уйнарга ярамавын.

3)Өйдә чыгып киткәндә утларны, газларны сүндерегә, ишекне яхшылап бикләргә.

 

Газ плитәсе:

1) Әгәрдә өйдә газ исе тоясыз икән, ул вакытта утларны сүндерергә ярамый, шырпы белән кулланмаска, сизүгә үк өлкәннәргә хәбәр итәргә кирәк.

2) Газ исе вакытында газ бүлекчәсенә шалтратырга кирәк.

3) Өйдән чыгып киткәндә яхшылап карагыз, газ плитәләрен- сүнгәнлеген тикшереп чыгыгыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International