Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 55 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 19 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 1 кеше һәлак булган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 0 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 янгын, эзләү – коткару эшләре буенча – 4 тапкыр.
31.08.2015 ел 19.29 Казан шәһәре, Батыршина урамы, 19 нчы йорт.
Алты катлы панель торак йортта дүртенче каттагы өч бүлмәле фатирда ут чыга. 5 кв.м. мәйданында җиһаз яна. Янгын нәтиҗәсендә, 1969 елгы ир-ат һәлак була. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
31.08.2015 ел 11.35 Түбән Кама МР, Борок авылы, Кама елгасы.
МЧС коткаручылары судан, 1986 елгы ир-атны чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе – суда куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
31.08.2015 ел 18.15 Чистай МР, Кубас авылы, Кубас затоны, Кама елгасы.
Узып баручы судан ир-атны коткарды. Әлеге ир дуслары белән балык тоткан вакытта көймә белән әйләнә. Калган ике ир-атны МВД һәм МЧС хезмәткәрләре эзлиләр. Эзләүләр дәвам итә. Фаҗиганең сәбәбе – суда куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
31.08.2015 20.40 Казан шәһәре, Нагорный бистәсе, Куркачинская урамы, №41/2 йорт.
МЧС коткаручылары базга төшеп киткән, 1941 елгы хатын – кызны коткардылар һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшырдылар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.