ЯҢАЛЫКЛАР


7
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

13:20 сәгатьтә ЦУКС ГУ МЧС РТ га хәбәр килде, вертолет «Робинсон» хәрәкәтен туктатып, җиргә төшкән. Хәбәрне ишетүгә үк МЧС хезмәткәрләре юл тота.

Коткаручылар килеп җиткәчтен билгеле була: вертолетта 2 кеше – йөртүче һәм врач. Көчле җиргә төшү аркасында, вертолет чак – кына зыян күрә. 

Свияжск утравында  ике күрше республиканы дуслар күрешүе берләштерде. Кунакларыбызны кояшлы көн көтте Татарстанда. Тик кунакларыбыз буш кул белән килмәделәр, үзләренең сый- хөрмәтләре белән сыйладылар. Кунакларыбыз үзләренең Татарстаныбыз белән горурлануларын, сыклануларын җиткерделәр, аларның беренче генә килуләре булды Туган Ягыбызга. 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  56 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 20 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.   


5
сентябрь, 2015 ел
шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  56 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 14 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 1 кеше зарар күргән.    


4
сентябрь, 2015 ел
җомга

Бүген 31 нче номерлы мәктәп укучыларын бүләк көтте.  МЧС хезмәткәрләре “Айлык балалар иминлеге” акциясе белән бәйләп балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен күрсәтеп үттеләр.

Бәйрәмне иҗ беренче булып Өлкән инструктор ТРО ОО «Всероссийское добровольное общество» Светлана Лебедева ачып җибәрде. Балалар өчен төрле, сынаулар, уеннар, ярышлар әзерләнгән иде. 

Куркыныч янаган вакытта, балаларны һәм укытучыларны куркып калмыйча үз- үзләрен дөрес саклау дәресләренә өйрәттеләр. 

Кырым белән Россия кушылганнан соң, икенче отряд янгын сүндерүчеләр җитәкчесенә, хат килеп төшә үзләрендә эшләгән хезмәттәшләреннән, Михаил Семенович Трошиннан. Ул Әлмәттә  1962 елдан алып 1975 елларда эшләгән. Ветеран, янгын сүндерү вакыттында булган хәлләрне искә төшереп үтте, бигрәктә 50 ел элек булган, кукыныч янгынны. Күп кенә медальләр иясе ул бүгенге көндә, лаеклы исемгә тиң кеше. 

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  60 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 27 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.   


3
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Чистайда штатта булмаган авария-коткару формированиеләр арасында ярышларның финал этабы узды. Анда 7 Татарстан шәһәренең 18 төркеме катнашты. Алар республиканың төрле сәнәгый эшханәләрне вәкил иткән. Гомуми төркем нәтиҗәләр буенча беренче урынны Чистай шәһәренең гражданнар оборонасы формированиеләре җиңде. Икенче урынны казанлылар алды. Яшел Үзән формированиеләре өченче нәтиҗәне күрсәттеләр.

МЧСның туган көненә багышланган ярышлар узды бүгенге көндә Татарстанда. Ярышта 9 команда чыгыш ясады, 62 коткаручы иде. Район башлыгы Козонков Владимир Константинович ярышчыларыбызны котлап китте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International