Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 54 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 7, кипкән чирәмне сүндерергә – 1, ялган чакыруга – 22, янусыз кыска ялганышка – 0, ризык көюгә – 3, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 7. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, торак секторда – 2, каралтылар – 3, бакча йортлары – 2, милекнең төрле формалары – 1, печән – 1.
Элегрәк 28 нче сентябрьдә Яр Чаллы шәһәре ПЧ-56 шәхси составы “Челныводоканал” ААҖ ике өлкән яшьтәге эшчеләрне һәлак булудан коткарганнары турында язылган иде. Берничә көннән соң янгын сүндерүчеләргә кунакка баш инженер урынбасары, “Челныводоканал” ААҖ хезмәт саклау бүлеге башлыгы Әнвәр Давыдов һәм ике коткарылган эшче килде. Тантаналы рәвештә сафка тезелү вакытында алар геройларга, каравыл башлыгы Константин Ванюрихинга һәм бүлекчә командиры Иван Нечаевка рәхмәт белдерделәр.
Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 58 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга –2, ялган чакыруга – 22, янусыз кыска ялганышка – 1, ризык көюгә – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 9, башкаларга – 1. Республика янгын сүндерүчеләре 8 янгынны сүндергән, торак секторда – 2, каралтылар – 4, бакча йортлары – 1, транспорт чаралары – 1. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше зыян күргән.
Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 68 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга –4, ялган чакыруга – 21, янусыз кыска ялганышка – 4, ризык көюгә – 4, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 6. Республика янгын сүндерүчеләре 5 янгынны сүндергән, торак секторда – 2, каралтылар – 2, милекнең төрле формалары – 1.
Бүген Татарстан Республикасында Гражданнар оборонасы айлыгына багышланган брифинг вакытында моның турында Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Олег Степущенко сөйләде. Журналистлар сорауларына шулай да Саклау, мониторинг һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы урынбасары вазифаларын вакытлы башкаручы Илдар Гибадуллин җавап бирде.
“Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча 2015 елның 3-4 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 15-20 м/с кадәрь, 3 октябрьдә сәгать 7 дән 23 кә кадәрь 20-25 м/с кадәрь исеп китүләр белән җил көчләнүе көтелә.
Бүген республиканың бөтен гомумбелем бирү йортларында “Гомер иминлеге нигезләре” курсы буенча Бөтенроссия ачык дәрес үтте. Бөтенроссия дәресендә 42 Яшел Үзән мәктәбе катнашты. Бергәләп Яшел Үзән муниципаль районы буенча ТР ГТХМ Идарәсе белгечләре, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча Өйрәнү-методика үзәге филиалы һәм 8 нче Федераль янгынга каршы хезмәт отряды хезмәткәрләре 3 нче Яшел Үзән гимназиясендә Гражданнар оборонасы көненең киләсе 83 нче еллыгына багышланган олы чара үткәрделәр.
Татарстан Республикасында Гражданнар оборонасы айлыгы нигезендә республиканың белем бирү йортларында “Гомер иминлеге нигезләре” курсы буенча ачык дәресләр үтте. Яр Чаллыда 78 нче лицей укучылары өчен янгын куркынычсызлыгы буенча ачык дәрес оештырылган иде. Балаларга өйдә һәм табигатьтә куркынычсызлык нигезләрен ачык итеп аңлаткан Яр Чаллы шәһәре Үзәк районы буенча Күзәтү эшләре бүлеге башлыгы урынбасары Олег Никулинның чыгышын актлар залына кереп тулган мәктәп укучылары кызыксынып тыңладылар.
Яр Чаллы шәһәренең ТР буенча 15 нче ФПС отряды янгын сүндерүчеләре өчен шәһәрнең янгын сүндерү хезмәте ветераннарын хөрмәтләү һәм алар өчен бәйрәмнәр үткәрү яхшы гадәткә керде. Бер көн элек “Родник” мәдәният йортында элекке хезмәткәрләрне Өлкән кешеләр көне белән котладылар. Кунакларны һәм хезмәттәшләрен “Татарстан Республикасы буенча 15 нче ФПС отряды” ФДКУ башлыгы Руслан Юмагулов һәм Янгын сүндерү гарнизоны ветераннар советы рәисе Анатолий Рябов котлады.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 53 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 5 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.