Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 58 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга –2, ялган чакыруга – 22, янусыз кыска ялганышка – 1, ризык көюгә – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 9, башкаларга – 1. Республика янгын сүндерүчеләре 8 янгынны сүндергән, торак секторда – 2, каралтылар – 4, бакча йортлары – 1, транспорт чаралары – 1. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше зыян күргән.
Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү – 3, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын үтәмәү – 1, ут белән саксыз эш итүдән – 3, газ җиһазларын дөрес кулланмау – 1.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыкканнар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру 5 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ачуга – 1, юл-транспорт һәлакәтенә – 3, югалган кешене эзләүгә – 1. Профилактик чыгу – 3. Профилактик әңгәмә – 24.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.