Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 54 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 7, кипкән чирәмне сүндерергә – 1, ялган чакыруга – 22, янусыз кыска ялганышка – 0, ризык көюгә – 3, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 7. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, торак секторда – 2, каралтылар – 3, бакча йортлары – 2, милекнең төрле формалары – 1, печән – 1.
Янгыннарның сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2, ут төртүдән – 2, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын үтәмәүдән – 2, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүдән – 1, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмаудан – 1, балалар ут белән уйнаганнан – 1.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 5 тапкыр чыкканнар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 7 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ачуга – 3, юл-транспорт һәлакәтенә – 1, югалган кешене эзләүгә – 1, башкаларга – 2.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.