Чаллы янгын сүндерүчеләренең геройлар эше игътибарсыз калмады

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе

Элегрәк 28 нче сентябрьдә Яр Чаллы шәһәре ПЧ-56 шәхси составы “Челныводоканал” ААҖ ике өлкән яшьтәге эшчеләрне һәлак булудан коткарганнары турында язылган иде. Берничә көннән соң янгын сүндерүчеләргә кунакка баш инженер урынбасары, “Челныводоканал” ААҖ хезмәт саклау бүлеге башлыгы Әнвәр Давыдов һәм ике коткарылган эшче килде. Тантаналы рәвештә сафка тезелү вакытында алар геройларга, каравыл башлыгы Константин Ванюрихинга һәм бүлекчә командиры Иван Нечаевка рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International