Бүген республиканың бөтен гомумбелем бирү йортларында “Гомер иминлеге нигезләре” курсы буенча Бөтенроссия ачык дәрес үтте. Бөтенроссия дәресендә 42 Яшел Үзән мәктәбе катнашты. Бергәләп Яшел Үзән муниципаль районы буенча ТР ГТХМ Идарәсе белгечләре, Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча Өйрәнү-методика үзәге филиалы һәм 8 нче Федераль янгынга каршы хезмәт отряды хезмәткәрләре 3 нче Яшел Үзән гимназиясендә Гражданнар оборонасы көненең киләсе 83 нче еллыгына багышланган олы чара үткәрделәр.