Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2015 елның 3 октябре, шимбә

Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 68 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән  чүп-чар януга –4, ялган чакыруга – 21, янусыз кыска ялганышка – 4, ризык көюгә – 4, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 6. Республика янгын сүндерүчеләре 5 янгынны сүндергән, торак секторда – 2, каралтылар – 2, милекнең төрле формалары – 1.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын үтәмәү – 1, мич төзек булмау – 1, ут белән эшләр үткәргәндә янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү – 1, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1, ут белән саксыз эш итүдән – 1.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 18 тапкыр чыкканнар. 2 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыкканар.

ТР ГТХМ                карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру 5 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ачуга – 2, башкаларга – 1, юл-транспорт һәлакәтенә – 3, бал корты оясын алып ташларга – 1. 17 профилактик чыгу булган.

Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International