Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 60 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 1, ялган чакыру буенча – 18, янусыз кыска ялганыш аркасында – 6, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 8. Республика янгын сүндерүчеләре 8 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, милекнең төрле формалары – 3, каралтылар – 1. 3 кеше һәлак булган, 1 кеше зыян күргән.
Янгыннарның сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 4, электр җиһазны дөрес урнаштырмаудан – 1, тартканда сак булмау – 1, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүдән – 1, җылыткыч мичнең төзек булмавыннан – 1.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 18 тапкыр чыкканнар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 11 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ачуга – 6, юл-транспорт һәлакәтенә – 4, башкаларга – 1. Профилактик эшкә – 2.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.