Очуларны туктатканнан соң Гарәп Мисыр Республикасыннан Татарстан Республикасына гомумән 2 465 кеше, шул исәптән 572 бала, белән барлыгы 11 рейс килгән. (10 рейс “Казан” Халыкара аэропортына килгән, 1 рейс “Бигеш” аэропортына килгән).
Гарәп Мисыр Республикасыннан килүче тагын планлаштырылган рейслар:
- 13 нче ноябрьдә 3:05 сәгатьтә Хургадә шәһәреннән “Казан” Халыкара аэропортына “КатэкАвиа” авиакомпаниясенең KTK-9626 рейсы;
- 13 нче ноябрьдә 5.00 сәгатьтә Хургадә шәһәреннән “Казан” Халыкара аэропортына “Северный ветер” авиакомпаниясенең NWS-1950 рейсы;
- 13 нче ноябрьдә 23.05 сәгатьтә Шарм-Эл-Шейх шәһәреннән “Бигеш” аэропортына “Северный ветер” авиакомпаниясенең NWS-5996 рейсы.
Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча Гарәп Мисыр Республикасы территориясендә әлегә 1 312 кеше калып тора.