12 ноябрьдә сәгать 10:00 гә Гарәп Мисыр Республикасынан кайткан гражданнарның багажы Казан аэропортына 241 берәмлек күләмендә килеп җиткән. Бүгенгә шуның 42 багаж берәмлеге хуҗаларына тапшырылган, 199 берәмлеге аэропортның саклау камераларында калып тора.
12 нче ноябрьдә сәгать 23:05 тә Хургадә шәһәреннән Казан аэропортына рейс килеп җитүе көтелә. Пассажирларның саны ачыклана.