Түбән Новгородта Россия ГТХМ ның Идел буе региональ үзәгендә кешеләрнең куркынычсызлыгы һәм аларны коткару тематикасы буенча “Кыюлык йолдызлыгы-2015” Бөтенроссия фестиваленең регионара этабын нәтиҗәләү һәм аның җиңүчеләрен бүләкләү үтте.
Регионара этабының 25 җиңүчеләре арасында биш бүләк алучылар Татарстан Республикасыннан:
“Иң яхшы янгын сүндерүче” – Тазов Яков Григорьевич, “Татарстан Республикасы буенча Дәүләт янгынга каршы хезмәте Федераль янгынга каршы хезмәтенең 1 нче отряды (шартнамә)” ДКУ 47 нче Эзләү-коткару отряды янгын сүндерүчесе;
“Иң яхшы каравыл башлыгы” – Семашкин Андрей Викторович, “Татарстан Республикасы буенча Дәүләт янгынга каршы хезмәте Федераль янгынга каршы хезмәтенең 1 нче отрядының (шартнамә)” 47 нче Эзләү-коткару отрядының эчке хезмәт майоры;
“Иң яхшы коткаручы” – Елизаров Юрий Валерьевич, Казан Эзләү-коткару отряды коткаручысы (“Россия ГТХМ Идел буе региональ эзләү-коткару отряды” ФДКУ филиалы);
“Иң яхшы кинолог” – Федоткина Ирина Владимировна, Казан Эзләү-коткару отряды коткаручы-кинологы (“Россия ГТХМ Идел буе региональ эзләү-коткару отряды” ФДКУ филиалы);
“Гадәттән тыш яшь хәбәрче” – “Тәтеш дәүләт гражданнарны саклау колледжы” Дәүләт автономия профессиональ белем йортының (Татарстан Республикасы) “Куркынычсызлык дәресләре” телевизион проектының курсантлар коллективы.