2015 елның 17 нче ноябрендә сәгать 11:04 тә ГЛОНАСС-112 системасы аша Казан шәһәре, Островский ур., 57 адресы буенча дүрт катлы офислар бинасында яну турында хәбәр килгән.
Урынга беренче янгын-коткару бүлекләре килгәч, чарлак бүлмәнең түбәсе янганы беленде. Һәлак булган һәм зыян күрүче юк. Газ һәм төтен саклау хезмәте төркеме бинаның аскы катларын тикшергәндә 1 кешене коткарган. Янгын мәйданы 300 м2.
Янгын нәтиҗәләрен бетерүгә Россия ГТХМ нан 57 кеше, 21 берәмлек янгын һәм махсус техника тартылган.
Урында Дәүләт янгын күзәтү тикшерүчеләре һәм янгын тикшерү лабораториясе эшли.
Янгын сәбәбе ачыклана.