Тәүлек эчендә Татарстанда 10 янгын чыккан

2015 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  69 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 24 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше коткарылган.   

Сәбәпләре: электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 3 янгын,электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 7 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, эзләү – коткару эшләренә – 3 тапкыр, янгынга – 2 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.

17.11.2015 ел 05.30 Яр Чаллы шәһәре, ГЭС поселыгы, Мелекеска елгасы.

ОД ПСС РТ дежур пультына Мелекеска елгасында, боз өстендә ир-ат басып тора һәм ярга чыга алмый дигән хәбәр килә. Тиз арада фаҗига булган урынга Яр Чаллының 6нчы эзләү – коткару отрядының коткаручылары чыкты. Коткаручылар, 1965 елгы ир-атны коткардылар һәм ашыгыч медицина хезмәткәрләренә тапшырдылар.  

 17.11.2015  ел 10.28 Ютаза МР, Исәмәт авылы, җирле сулык.

ТР 7 нче  эзләү – коткару отрядының коткаручылары судан, 1947 һәм 1949 елгы ир- ат мәетләрен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Әлеге ир-атлар Башкорт Республикасыннан, балык тоткан вакытта боз астына төшеп китәләр.   

 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International