ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләр көчләнүе турында прогноз аркасында 2016 елның 12 нче гыйнвар сәгать 18:00 дән аерым боерыкка кадәрь Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең һәм ТР ГТХМ ның оператив җавап итүгә билгеләп куелган даими әзерлек көчләре (шул исәптән шәхси состав һәм аэромобиль төркем техникасы) “ЮГАРЫ ӘЗЕРЛЕК” режимында эшли. Чараларны үткәрүгә барлыгы 782 кеше һәм 643 берәмлек техника, шул исәптән ГТХМ нан 92 кеше һәм 27 берәмлек техника, тартылган.


13
гыйнвар, 2016 ел
чәршәмбе

Шундый карарны Алексей Песошин рәислегендә үткән Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча комиссиянең планнан тыш утырышында бүген кабул иттеләр. Шулай ук комиссиядә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы – ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, шулай да шәһәр округлары һәм муниципаль районнары рәисләре һәм членнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалары җитәкчеләре катнашкан.

Төнлә 19 нчы гыйнварда православие дөньясы Хач ману яисә Эпифания бәйрәмен үткәрәчәк. Чумылдыруларда хокук тәртибен һәм куркынычсызлыкны полиция хезмәткәрләре, медиклар, ГИМС инспекторлары, коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр тәэмин итәчәк. Ачык сулыкларда коенуларны үткәрү урыннарын Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең бүлекчәләре тикшерәчәк.

Озакламый иске стиль буенча Яңа Ел да килеп җитәчәк. Гадәттәгечә бу бәйрәмне 31 нче декабрьдә кебек котырып үткәрмиләр, ләкин ул да бөтенләй һәлакәтсез үтми. Исергән кеше янгынның гаеплесе булырга мөмкин булганны хәтерләгез.

Кадерле хезмәттәшләр – журналистлар! Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең кушма матбугат хезмәте һәм Татарстан Республикасы ГТХМ Сезне Россия Матбугат көне белән котлый!

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  55 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 26 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 14 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 1 кеше зарар күргән.


12
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

13 нче һәм 14 нче гайнварда уңайсыз метеорологик күренешләр көтелә: 26-31 гр. кадәрь салкын һәм 9-14 гр. кадәрь җылытулар, аерым районнарда томан, каты кар яву, юеш кар, буран, урыны белән бозлавык, 17-22 м/с кадәрь җил исүләр, юлларда кар өемнәре.

Татарстан Республикасы кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов сүзләренчә, бозда чатнаган урыннар барлыкка килгән, шуңа күрә бозны үстерү буенча регламент эшләр үткәрергә кирәк. 12 гыйнварда сәгать 14:00 дән башлап биредәге кичү буенча автотранспорт йөрүе 13 нче гынварда сәгать 10:00 гә кадәрь туктатылган.

Балтач районы Чутай бистәсендә кичке сигез сәгать тирәсендә шәхси агач сарай янып киткән. Ялкын торак йортка күчәргә яный иде. Ике генә минут эчендә урынга “Кызыл юл” ирекле янгын сүндерү төркеме килеп җиткән. Тагын биш минуттан соң аларның ярдәменә “Нөнәгәр” ирекле янгын сүндерү төркеме җитешкән. Ярты сәгать эчендә ачык яну бетерелгән иде. Сарай тактадан ясалганга күрә 280 кв. метрлык мәйданда бөтенләй янып беткән, ә менә торак йорт янгыннан зыян күрмәгән.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  72 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 29 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 12 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше зарар күргән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International