Балтач районы ирекле янгын сүндерүчеләре янгыннан ике миллионлык шәхси милекне саклап калганнар

2016 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Балтач районы Чутай бистәсендә кичке сигез сәгать тирәсендә шәхси агач сарай янып киткән. Ялкын торак йортка күчәргә яный иде. Ике генә минут эчендә урынга “Кызыл юл” ирекле янгын сүндерү төркеме килеп җиткән. Тагын биш минуттан соң аларның ярдәменә “Нөнәгәр” ирекле янгын сүндерү төркеме җитешкән. Ярты сәгать эчендә ачык яну бетерелгән иде. Сарай тактадан ясалганга күрә 280 кв. метрлык мәйданда бөтенләй янып беткән, ә менә торак йорт янгыннан зыян күрмәгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International