Тәүлек эчендә Татарстанда 3 янгын чыккан

2016 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча  55 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 26 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 14 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 1 кеше зарар күргән.

 Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар.  Ишекне ачу буенча – 4 тапкыр, ДТП – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.

12.01.2016 ел 03.04 Казан шәһәре,  Мәсгүт Латыпов урамы, 34 нче йорт, квартира № 3.

Җиде катлы кирпеч торак йортта цоколь биеклегендәге катта мунчада ут чыга. Мәйданы 40 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1954 елгы ир-ат зарар күрә. 7 кеше баскыч буенча коткарыла. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International