Республикада уңайсыз һава торышы аркасында Идарә ара оператив штаб эшен башлый

2016 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Шундый карарны Алексей Песошин рәислегендә үткән Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча комиссиянең планнан тыш утырышында бүген кабул иттеләр. Шулай ук комиссиядә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы – ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, шулай да шәһәр округлары һәм муниципаль районнары рәисләре һәм членнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалары җитәкчеләре катнашкан.

Әлегә республикада 811 берәмлек техника һәм 941 кешедән (шул исәптән эвакуацияләү өчен 51 авыр техника) торган Татарстан Республикасының РСЧС территориаль система астының көчләре һәм чаралары гадәттән тыш хәлләргә җавап итәргә әзер тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International