Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 72 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 29 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 12 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше зарар күргән.
Сәбәпләре: электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 19 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Ишекне ачу буенча – 3 тапкыр, ДТП – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
11.01.2016 ел 15.39 Яшел Үзән МР, Васильево бистәсе, Светлая урамы, 16 нчы йорт.
Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыга. Мәйданы 64 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр, 1961 елгы хатын – кыз һәм 1954 елгы ир-ат мәетен табалар. Фаҗиганең сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
12.01.2016 ел 03.04 Казан шәһәре, Мәсгүт Латыпов урамы, 34 нче йорт, квартира № 3.
Җиде катлы кирпеч торак йортта цоколь биеклегендәге катта мунчада ут чыга. Мәйданы 40 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1954 елгы ир-ат зарар күрә. 7 кеше баскыч буенча коткарыла. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.