Бүген Хөкүмәт Йортында үткән киңәшмәдә ТР Премьер-министр урынбасары Юрий Камалтынов шундый указ белән чыгыш ясады. Ике мөһим сорауга махсус игътибар бирелде: Раштуа һәм Яңа ел бәйрәмнәре вакытында куркынычсызлык чаралары тәэмин итү һәм кышкы каникуллар вакытында балаларның юлда куркынычсызлын саклау.
Пожар кургынычсызлыгы кагыйдәрәрен бозу сәбәбеннән алдагы административ штраф каралган:
- гражданнарга – 2000-4000 сум;
- урындагы шәхесләр өчен 15.000-30.000 сум;
- юридик шәхесләр өчен 400.000-500.000 сум;
Россия Федерациясе Хөкүмәте 25.10.2013 №РД-П4-7672 боеруы буенча, 31.10.2013 №324 “Яңа ел чаралары вакытында янгын чыгу куркынычсызлыгы тәэмин итү” Россия Федрациясе Баш дәүләт пожар надзоры инспекторы Б.А.Борзов боеруы буенча балалар ял итү урыннарында планнан тыш тикшерүләр үткәреләчәк. Тикшерүләр 25 декабрьгә кадәр тәмамланырга тиеш.
Тикшерүләр вакытында махсус игътибар эвакуация юлларына, пожар сигнализациясе системасына, пожар вакытында су тәэмин итү, электр җиһазлары хәле, персоналның янгын чыгу очракларына эзерлеге каралачак. Нәтиҗәләр буенча 11 декабрьгә 250 объектларда пожар куркынычсызлыгы таләпләре үтәлмәгән (аларның күбесе авыл клублары). Оъектлар җитәкчеләренә барлык кимчелекләрне бетерү өчен күрсәтмә тапшырылды.
Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Минниханов бүген Татарстан Республикасы территориясендә 2013 елның 15 декабреннән 2014 елның 1 февраленә кадәр махсус янгынга каршы режим булдыру турында Указга кул куйды.
Бу период эчендә пиротехника куллануы тыела:
- Промышленность объктларыннан 1000 метрдан ким ераклыкта.
- Торак йортлардан, масса-күләм кеше булу урыннарда 300 метрдан ким ераклыкта.
Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искә төшерә, махсус янгынга каршы режим вакытында янгын чыгу куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү очракларында, штраф икеләтә арта.