Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе халыкка мөрәҗәгать итә! Балалар шаяруыннан янгын чыгу очракларын булдырмау өчен, аларны күз алдында тотыгыз.
Кадерле ата-аналар!
- Балаларыгыз белән ут куркынычы турында әңгәмә уздырыгыз;
- Электр һәм газ приборлары белән эшләү кагыйдәләрен аңлатыгыз.
Балаларыгызга үрнәк булыгыз!
Пожар вакытында балалар еш аулак урыннарга качалар – карават астына, шкаф эченә. Янгын чыгу очрагында нәрсә эшләргә икәнен аңлатыгыз:
- Йорттан тизрәк чыгып китәргә, бернәрсәне дә коткарырга тырышмаска;
- Олыларга хәбәр итәргә;
- Пожар частенә шалтыратырга.