Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. 3 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын. 1 кеше коткарылган, 2 кеше һәлак булган, 1 кеше зарар күргән. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар. 9 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 16 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 5 тапкыр, башка чакырулар буенча 8 тапкыр.
11.12.2013 ел 17.35 Мамадыш МР, Пятилетка авылы, Центральная урамы, 18 нче йорт
Ут бер катлы бүрәнәле торак йортта чыга. Мәйданы 75 кв.м. Янган хәрабәләр арасында коткаручылар 1947 елгы ир –ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – кыска ялганыш.
12.12.2013 ел 19.26 Лениногорск шәһәре, Морякова урамы, 15 йорт
Ут ике бүлмәле фатирда чыга. Мәйданы 1,5 кв.м. Янгын сүндерүчеләр 1958 елгы хатын- кызны коткаралар һәм медицина хезмәткәрләренә тапшыралар. Янгынның сәбәбе – тәмәке төпчеге.
12.12.2013 ел 15.00 Тукай МР, Белоус авылы, Кама елгасы
ЗПСО №6 һәм ГИМС хезмәткәрләре судан 1959 елгы ир – ат мәетен алдылар һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырдылар. Фаҗиганың сәбәбе - ачыклана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.