Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 7, ялган чакыру буенча – 23, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 10, башкаларга – 1. Республика янгын сүндерүчеләре 6 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2, каралтылар – 1, транспорт чаралары – 1, милекнең төрлек формалары – 1.
Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазны техник куллану вакытында кагыйдәләрне үтәмәү – 2, ут белән саксыз эш итү – 1, транспорт чараның электр җиһазы төзек булмау – 1, электр җиһазны дөрес урнаштырмау – 1, электр җиһаз төзелешенең кимчелеге – 1.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыкканнар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 6 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ватып ачуга – 1, урманда югалганнарны эзләүгә – 2, суда эзләү-коткару эшләренә – 1, башкаларга – 2. Профилактик эшләргә – 6.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
Русия ГТХМ Идел буе региональ үзәгенең “ышаныч телефоны” 8-831-469-1778
ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96