Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 53 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 6, ялган чакыру буенча – 22, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 10. Республика янгын сүндерүчеләре 5 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2, каралтылар – 1, транспорт чаралары – 1, печән – 1.
Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазны техник куллану вакытында кагыйдәләрне үтәмәү – 1, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү – 1, газ җиһазны кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен үтәмәү – 1, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау һәм дөрес урнаштырмау – 1, ут төртү – 1.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 7 тапкыр чыкканнар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 9 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән ишекләрне ватып ачуга – 3, урманда югалганнарны эзләүгә – 3, ДТП га – 1, башкаларга – 2. Балык тотучылар белән профилактик әңгәмәләргә – 1. Гражданнар оборонасы айлыгы чикләрендә мәктәпләрнең һәм техникумларның студентлары белән профилактик әңгәмәләргә – 3.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
Русия ГТХМ Идел буе региональ үзәгенең “ышаныч телефоны” 8-831-469-1778
ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең “ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96