Республикада гражданнар оборонасы нигезләренә өйрәнү балачактан ук башлана

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

Гражданнар оборонасы буенча Бөтенрусия ачык дәрес чикләрендә республиканың барлык мәктәпләрендә тематик дәресләр үткән. Гомумбелем йортларда укый торган балаларга илнең гражданнар оборонасы барлыкка килү, формалашу һәм үсү тарихы, милли иминлекнең мөһим өлеше буларак хәзерге заман этабында гражданнар оборонасының роле, үсеп килә торган буында тормыш иминлеге культурасын алга таба формалаштыру һәм аны төрле экстремаль хәлләрдә гамәлләргә хәзерләү турында мәгълүмат җиткерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International