Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 55 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.
Кешеләр Кама Тамагы районы Сюкеево авылы янында Идел елгасының яр буенда мемориаль комплекс янында җыелганнар. 2011 елның 10 июлендә һәлак булганнарны искә алуга туганнар һәм якыннар, шулай да котылып кала алганнар килгән. Чарада кече суднолар буенча ТР баш дәүләт испекторы Юрий Венедиктов, ТР ГТХМ министры урынбасары, ТР ГТХМ карамагындагы эзләү-коткару хезмәте башлыгы Илһам Насыйбуллин, ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Кама Тамагы районы башлыгы Павел Лоханов катнашканнар.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең спорт манежында бүген гамәли янгын сүндерү спорт буенча Татарстан Республикасы чемпионаты башланган. Медальләр өчен көрәшкә Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт янгын сүндерү хезмәтенең физкультура коллективларының иң көчле төркемнәре кушылган. Бу төркемнәр зональ ярышларда җиңгән. Иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәткән спортчылар Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең җыелма төркеменә керәчәк һәм җәйге Русия чемпионатында катнашачак.
“Ефәк юл-2017” ралли региональ этабы Казанда 9 июльдә башланган. 9.00 дә Меңъеллык мәйданында ярышлар катнашучыларның тантаналы очрашу чаралары башланган. Иминлек тәэмин итүгә ТР буенча РФ ГТХМ Баш идарәсенең һәм ТР ГТХМ 19 берәмлек техникасы, шулардан 2 янгын сүндерү һәм коткару мотоциклы, һәм 69 кешесе тартылган. Иминлек чараларын Татарстанның ралли маршруты үтә торган барлык муниципаль районнарында кабул иткәннәр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 2 янгын.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
5 һәм 6 июльдә федераль янгынга каршы хезмәтнең беренче отрядында янгын сүндерү һәм коткару бүлекләре арасында гамәли янгын сүндерү спорт буенча ярышлар үтте. Барлыгы 14 төркем катнашкан, һәрберсе 6 кешедән торган. Штурм баскычы белән күнегү башкаруда (дүртенче кат) ПСЧ-44 башлыгы урынбасары Иван Плаксин өстен чыккан.
9 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә “Ефәк юл” халыкара ралли этабы узачак. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең һәм Татарстан Республикасы ГТХМ ның бүлекләреннән чарада иминлек тәэмин итүдә 19 берәмлек техника, шулардан 2 янгын сүндерү һәм коткару мотоциклы, һәм 69 кеше катнашачак. Старт урынында берләштерелгән иминлек пункты җәелдереләчәк.
Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең һәм Татарстан Республикасы ГТХМ көчләре һәм чаралары Казанда 7 июльдән 16 июльгә кадәр үтәчәк III нче Бутенрусия пляж уеннарының спорт программасының иминлеген тәэмин итәр өчен тартылган. Спорт программасы 13 спорт төреннән тора. Уеннар 11 мәйданда үтәчәк. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ ГИМС көчләре һәм Татарстан Республикасы ГТХМ карамагындагы эзләү-коткару формированиеләре алдында тора торган беренчел бурыч – спортчылар йөзгән вакытта иминлек тәэмин итү. Уеннарның башка төрләре ябык һәм ачык мәйданнарда үткәрелә.
Озак яңгырлар нәтиҗәсе буларак, Зөя аша ике түбән су автомобиль күпере су басу зонасына эләккән. Күперләр буенча хәрәкәт ябык. Әйләнеп үтә торган юллар бар. Шулай да күперләрдә юл хезмәтенең һәм 1 нче зональ эзләү-коткару отрядының кизү торуы оештырылган. 1 нче отряд коткаручылары көймә белән аркылы чыгуны оештырган.