Идел буе һәм үзәк федераль округы субъектлары территориясендә үткәрелгән "Яшь янгынчылар дружинасының иң яхшы агитбригадасы" региональ бәйгесендә уку йортларының иң яхшы яшь янгынчы дружиналары катнашты.
Быел бу бәйге Бөтенроссия үзтеләк янгынчылар җәмгыятенең 125 еллыгы һәм Дәүләт янгынчылар күзәтчелеге оешуының 90 еллыгына багышланды.
Жюри карары буенча Казан шәһәре 89 нче номерлы мәктәбенең "Яшь брандмейстер" яшь янгынчылар дружинасы агитбригадасы 3 урынга лаек булды.