Тәүлек эчендә Татарстанда 4 янгын чыккан

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр.  Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.  

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 7 тапкыр чыктылар

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  - 1 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 1 тапкыр,  янгынга – 1 тапкыр.

09.08.2017 ел 03.39 Түбән Кама шәһәре, Химиков урамы, 16Б йорты, фатир.

Тугыз катлы торак йортта тугызынчы каттагы бер бүлмәле фатирда ут чыкты. 2 кв.м. мәйданында әйберләр янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1928 елгы хатын-кыз һәлак булды, 1960 елгы хатын – кыз зыян күрде. Төрле тән җәрәхәтләре белән Түбән Кама хастаханәсенә озатылды. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

08.08.2017 ел 10.50  Казан шәһәре, Кызыл Тау авылы тирәсендә, Идел елгасы.

МЧС коткаручылары судан, 1964 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.                                                                                    

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International