Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча 12 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
Сәбәпләре: газ җиһазын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре - 5 тапкыр чыктылар
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 2 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр.
06.08.2017 ел 09.24 Казан шәһәре, Юдино бистәсе, Лейтенант Красиков урамы, 11 нче йорт, фатир.
Биш катлы йортта икенче каттагы фатирда ут чыкты. 6 кв.м. мәйданында көнкүреш техника һәм җиһаз янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1933 елгы хатын – кыз зыян күрде. Янгынның сәбәбе - газ җиһазын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
06.08.2017 ел 05.54 Яшел Үзән МР, Идел елгасы, Васильево шәһәр тибындагы поселок янында.
ГИМС хезмәткәрләре утраудан дүрт кешене коткардылар һәм ярга чыгардылар. Өч ир - ат һәм бер яшүсмер. Вакыйганың сәбәбе ачыклана.
06.08.2017 ел 07.55 Питрәч МР, ТатЦИКа авылы тирәсендә.
МЧС коткаручылары туганнары белән бергә ТатЦИКа авылы тирәсендә югалган, 1953 елгы хатын – кызны таптылар. Ашыгыч ярдәменнән баш тарттылар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96