Яр Чаллы шәһәре 49 нчы кадетлар мәктәбендә 5 сентябрьдә 1-4 сыйныф укучылары белән тантаналы линейка үтте. Аерым игътибар укучы Смирнов Илназга бирелгән иде. 28 августта Яр Чаллыда бер фатирда янгын булган. Анда Илназның ата-анасы берүзен генә калдырып киткәннәр. Экстремаль шартларда үз-үзен коткару буенча үткенлек һәм дөрес хәрәкәтләр күрсәткән өчен ул Яр Чаллы янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының башлыгыннан Рәхмәт хатын алган.
Татарстан Республикасының инвалидлар физкультура һәм спорт җәмгыятенең вәкилләре Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллинга ДЦП белән инвалидлар арасында баскетбол матчының катнашучыларын тәбрикләү һәм бүләкләү үтенече белән мөрәҗәгать иткәннәр. Казан муниципаль хуҗалык һәм төзелеш колледжының залында үткән үзенчәлекле спорт бәйрәменә мөмкинлекләре чикләнгән унлап кеше җавап кайтарды.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча 16 тапкыр, кыска ялганыштан –5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын. 1 кеше зыян күрде.
Казан шәһәре Киров районының урта гомумбелем мәктәбендә янгын килеп чыгу очрагында укучылар һәм персонал эвакуациясе үтте. Шулай да янгын сүндерү бүлекләренең көчләре һәм чаралары күп кеше булган урыннарда янгын килеп чыгу вакытларында ашыгыч рәвештә эш башкарулары тикшерелгән. 2016 елда ноябрьдә бу мәктәпне беренче каттагы урнашкан хезмәт кабинетында яну булган. Ул чакта янгын вакытында эвакуацияне оештыруда җитди хаталар ясалган иде. Бүген администрация дә, укучылар да көйле эшләделәр, шелтәсез.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 82 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 14 тапкыр, ялган чакырулар буенча 37 тапкыр, кыска ялганыштан –5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 7 янгын, каралтыда – 1 янгын, печәнлектә – 1 янгын.
Яңа уку елының беренче көнендә, иске гадәткә карата һәм Гражданнар оборонасы елы һәм Балаларның иминлеге айлыгы чикләрендә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең хезмәткәрләре белем бирү йортларының укучылары белән Белем көнен үткәрүдә катнашалар һәм тормыш иминлеге чараларын үтәү буенча дәресләр үткәрәләр. Балалар белән әңгәмәләрдә аеруча игътибар янгын иминлеге сорауларына һәм ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номеры 112 куллануга биреләчәк. Кече яшьтән кергән белемнәр аларга киләчәктә янгыннарны җиңәргә һәм паникага бирелмәскә булышачак. Барлык балага матур истәлекләр биргәннәр һәм гадәттәгечә гомуми фото төшерделәр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча 21 тапкыр, кыска ялганыштан –5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын.
Аларга чүп үләнен чабу буенча эшне оештырырга туры киләчәк. Яз вакытында андый үләннең табигый янгыннар таралу куркынычы бар. Шундый бурычны җирле администрацияләргә республика җитәкчелеге Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын иминлеге комиссиясенең планнан тыш утырышында куйган. Утырыш бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендә үтте.
Торак пунктларда табигый янгыннар килеп чыгуны һәм таралуны кисәтү максаты белән Кайбыч муниципаль районының администрациясе өй тирәсендә һәм башка территорияләрдә чүп үләнне чабу буенча эшне оештырган. Узган җәйнең уңайлы һава шартлары үләннең каты үсүенә булышкан һәм аның күбесе биеклеккә 2 һәм дә 3 метрга җитәләр. Моның бөтенесе киләсе елда язда коры-сарыга әвереләчәк. Ләкин моны, тапшырылган территорияләрдә тәртип салу буенча гади эшне оештырып башкаргач, кисәтергә була.
Белем көне алдыннан Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отрядында үзенең хезмәткәрләренең 1 сентябрьдә мәктәпкә беренче тапкыр барачак балалары өчен бәйрәм оештырылган иде. Күргәзмә экскурсия белән балаларны Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоынынң музее буенча җитәкләделәр. Беренче сыйныф укучылары янгын сүндерүчеләрнең парталары алдында утыра, сулыш органнарын шәхси саклау чараларын киеп карый алганнар. Барлык балаларга беренче сыйныф укучысы җыентыгын, баллы бүләкләр, истәлекле сувенирлар, дәресләр тәртибен һәм янгын иминлеге истәлекләрен биргәннәр.