Тәүлек эчендә Татарстанда 4 янгын чыккан

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча 16 тапкыр, кыска ялганыштан –5 тапкыр,  ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр.  Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын. 1 кеше зыян күрде.

Сәбәпләре: транспорт чараны  кулланган вакытта техник  кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын.   ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре  - 5 тапкыр чыктылар

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  -  1 тапкыр чыктылар.

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8  тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр,  ДТПга – 1 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.

04.09.2017 ел 11.34 Яр Чаллы шәһәре, Чулман проспекты, 114/35 фатир.

Тугыз катлы панель торак йортта җиденче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыкты. 1 кв.м. мәйданында аш бүлмәсендә линолеум янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1975 елгы ир-ат зыян күрде. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.                                                                                    

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны” 8 (843) 227-46-96

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International