Авыр хәлдә аптырамаган. Яр Чаллыда яшь кадетны бүләкләгәннәр

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәре 49 нчы кадетлар мәктәбендә 5 сентябрьдә 1-4 сыйныф укучылары белән тантаналы линейка үтте. Аерым игътибар укучы Смирнов Илназга бирелгән иде. 28 августта Яр Чаллыда бер фатирда янгын булган. Анда Илназның ата-анасы берүзен генә калдырып киткәннәр. Экстремаль шартларда үз-үзен коткару буенча үткенлек һәм дөрес хәрәкәтләр күрсәткән өчен ул Яр Чаллы янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының башлыгыннан Рәхмәт хатын алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International