Татарстан Республикасының инвалидлар физкультура һәм спорт җәмгыятенең вәкилләре Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллинга ДЦП белән инвалидлар арасында баскетбол матчының катнашучыларын тәбрикләү һәм бүләкләү үтенече белән мөрәҗәгать иткәннәр. Казан муниципаль хуҗалык һәм төзелеш колледжының залында үткән үзенчәлекле спорт бәйрәменә мөмкинлекләре чикләнгән унлап кеше җавап кайтарды. Матч катнашучыларына җылы дәрт сүзләре белән Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы урынбасары, полковник Андрей Орлов мөрәҗәгать итте. Ул министр исеменнән барлык катнашучыга акчалы сертификатлар биргән. ГТХМ җитәкчелегеннән башка УНИКС ның төп составыннан профессиональ баскетболчылар да инвалидларга ярдәм итәргә риза булган.