ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2009 ел
пәнҗешәмбе
 

     30 апрель көнне Татарстан Республикасының янгынга каршы дәүләт хезмәте үз бәйрәмнәрен профессиональ яктан билгеләп үттеләр. Тантаналы чара Россиянең янгынга каршы  хезмәтенә 360 ел тулуына багышлап вафат булган янгын сүндерүчеләрне искә алу митингтан башланды. Митингны Россия Федерациясенең гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе җитәкчесенең вакытлы башкаручысының беренче урынбасары янгынга каршы дәүләт хезмәте буенча эчке – хезмәт полковнигы Сергей Хормушков башлады. Ул хезмәттәшләрне, ветераннарны һәм кунакларны ихлас күңелдән бәйрәм белән тәбрик итте. Аннан соң сүзне Татарстанның  янгын саклаучыларның ветераны совет рәисе оставкадагы эчке-хезмәт полковнигы Матвеев Валентин Алексей улы алды. Ветераннар исеменнән ул барлык кунакларга тулы энергия, көчле, ялкын белән көрәшергә әзер булуы турында ышандыру калдырды. Хезмәт бурычын үтәгән вакытта вафат булып калган янгын сүндерүчеләрне бер минут тынлык белән хөрмәтләп, искә алдылар, һәйкәл төбенә чәчәкләр һәм гирляндалар куйдылар.


27
апрель, 2009 ел
дүшәмбе
 

     “Казаноргсинтез” заводын саклау буенча Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бишенче янгынга каршы дәүләт хезмәтендә зур “ялкынлы шоу” узды.  Элеге шоу 30 апрель көнне Россиянең янгынга каршы дәүләт хезмәтенә 360 ел тулу уңаеннан  махсус журналистлар өчен  оештырылды. Бүгенге көнгә кадәр репортерларның янгын сүндерү команданың бөтен укыту хәзерлеге аша узарга мөмкинлекләре юк иде. Алар өчен бу бердәм һәм беренче сынау булды. Янгын сүндерүче хисен тояр өчен журналистларга янгын сүндерүченең киемен, 20 кил. Сулыш алу балонын киеп, ялкынлы лабиринт, төтенле бина һ.б җитди сынаулар аша узарга туры килде.


23
апрель, 2009 ел
пәнҗешәмбе
 

     Гадәттән тыш шартларда халыкны хәрәкәткә өйрәтү- Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыкның иң төп вазыйфасы.Иң мөһиме балаларны өйрәтү. “Куркынычсызлык мәктәбе”нән укучылар  “ОБЖ” дәресендә алган белемнәрен практикада ныгыталар, беренче ярдәм осталыгын һәм гәдәттән тыш шартларында өйрәтмә хәрәкәтләрен өйрәнәләр.

    


18
апрель, 2009 ел
шимбә
     Соколки авылы янындарак  Мамадыш урманчылык мәйданында масштаблы өйрәтмәләр узды. Былтыр гына урман янгыны торак пунктка күчеп 6 кеше йортын һәм 2 ташландык йортны кара күмергә әйләндерде.-билгеләп узды эчке - хезмәт генерал-майоры Рафис Хәбибуллин.  Модый өйрәтмәләр,  урман янгыннары булмас өчен үткәрелдедә инде .

16
апрель, 2009 ел
пәнҗешәмбе
 Идел елгасында бер балыкчы боз астына төшеп китүе турында Лаиш янгын сүндерү сагына узып баручылар хәбәр итә. ТР Нарминка авылының янгын сүндерү хезмәтенең аерым постның дежур караулы һәм Лаеш авылының 119 нчы Федераль  янгын сүндерү хезмәте тоткарсыз арада, вакыйга булган урынга чыктылар. Берничә вакыттан соң Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның ТР буенча кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясенең үзәгеннән коткаручылар “Хивус” һава мендәрендә ярдәмгә килделәр. Боз астына төшеп киткән 1972 елгы Мөхьяров М.Н янына коткаручылар “Хивус”та йөзеп килделәр һәм борт суднасына күтәреп алдылар. Җәфаланучыга беренче ашыгыч ярдәме күрсәтелде. Яр буенда исә, уңышсыз балыкчыны хастаханәгә илтер өчен ашыгыч ярдәм “карета”сы көтеп торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International