“Казаноргсинтез” заводын саклау буенча Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бишенче янгынга каршы дәүләт хезмәтендә зур “ялкынлы шоу” узды. Элеге шоу 30 апрель көнне Россиянең янгынга каршы дәүләт хезмәтенә 360 ел тулу уңаеннан махсус журналистлар өчен оештырылды. Бүгенге көнгә кадәр репортерларның янгын сүндерү команданың бөтен укыту хәзерлеге аша узарга мөмкинлекләре юк иде. Алар өчен бу бердәм һәм беренче сынау булды. Янгын сүндерүче хисен тояр өчен журналистларга янгын сүндерүченең киемен, 20 кил. Сулыш алу балонын киеп, ялкынлы лабиринт, төтенле бина һ.б җитди сынаулар аша узарга туры килде.
Мәҗбүри инструктаждан соң журналистлар тәҗрибәле янгын сүндерүчеләр белән “экскурсия”гә төтенле камерага керделәр. Әлеге укыту бинада тиз арада төтен тула һәм бинаны колачлап алган ялкын охшашлыгы ясала. Янгын сүндерүчеләрнең бурычы - тиз арада төтенле бүлмәләрдә җәфаланган кешене табу өчен барлык лабиринтларында тикшерергә. Журналистлар өчен бу сынау дөм караңгыда узды. Үзеңнең торган урыныңны билгеләү өчен, кул яктырткычы ярдәмендә генә булды. Төтенле камерадан беренче чыгучыларны алкышлап каршыладылар.
Икенче бирем – биеклекне яулау. Янгын баскычы ярдәмендә “ялкынлы шоу” катнашучылары дүртенче кат биеклегенә менделәр, ә иң кыюлыклары автоман янгын баскычында люлькага басып 50 метр биеклеккә менделәр.
“Ялкынлы шоу”ның кульминациясе ялкын камап алган лабиринт аша чыгу. Журналистларга янгын сүндерүчеләр киеменнән тыш, җылы чагылдыргыч костюмын да кидертеләр. Алар ялкынны су һәм махсус күбек белән сүндерделәр.
Арган, буялып беткән, ләкин канәгать булып калган журналистлар экстремаль сынауларны чын янгын сүндерүчеләр кебек бик уңышлы уздылар.
Бишенче номерлы янгынга каршы отрядның командиры-Юрий Спиридонов :
- Янгынга каршы хезмәтендә күпме эшләсәм дә, мондый вакыйга минем хезмәтемдә беренче тапкыр. Журналистлар янгын сүндерүченең көндәлек эшнең барлык “гүзәллеген”дә татып карадылар. Алар аны намус белән башкарып чыктылар, мин алар белән горурланам.