Өйрәтмәләр вакытында урманчылар, муниципалитет вәкилләре, янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар иң кыен төрне эшләп үткәрделәр. Беренче этапта ялкын белән ТР урман хуҗалыгы Министерствасының “Мамадыш урманчылык” станциясенең янгын-химик төркеме сүндерергә тырышты. Урман хуҗалыгы эшчеләре исә, янгынның таралуын туктатыр өчен җир һәм махсус аппаратлар белән сүндерделәр. Аннан соң урманчылар ярдәмгә АЦ-30, ПКП-4 «Водолей» янгын сүндерү машинары, һәм МТЗ-83, ПКП-70 тракторлары чакырылды. Ләкин, аларның ярдәмедә җитеп бетмәде. Янгын-химик станциясенең янгын сүндерүчеләре Мамадыш муниципаль районның гадәттән тыш хәлләр ликвидациясе һәм кисәтү комиссиянең рәисенә хәбәр ителәр. Ул үз чиратында Мамадыш муниципаль районның көч һәм коткару чараларын күтәргән. Шулай ук ярдәмгә Алабуга янгын сүндерү хезмәтеннән дә килделәр. Янгыны сүндергән вакытта коткаручыларга , урманда кеше барлыгы турында хәбәр килде. Аны эзләүгә ЗПСО “Яки” дежур сменасы һәм кинолог эт җибәрелде. Эт тиз арада бәла-казага эләккән кешене табып алды, коткаручылар аны носилкага салып, куркынычсыз урынга алып чыктылар һәм ашыгыч медецина машинасына тапшырдылар.
Өйрәтмәнең сценариясе буенча янгынны һавадан сүндерү өчен Ми-8 вертолеты да кулланылды. Махсус суагызгыч җайламасы белән вертолет Ми-8 Вятка елгасыннан су алып янгын чыккан урынга 5 тонна суны төшерде. Элеге операция 3 тапкыр кабатланды.
Төрле ведомств тырышлыгы белән янгыны сүндерделәр. Өйрәтмәләр вакытында йөзгә якын кеше, егермгә якын авыр техника, шул исәптән Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең вертолеты катнашты.
- Бүгенге өйрәтмәләр яхшы гына узды,-дип әйтте Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең җитәкчесе эчке-хезмәт генерал-майоры Рафис Хәбибуллин. – Иң мөһиме “янгынны тоту” , ә аннан соң без аны бергәләп сүндерәбез. Еш кына мондый янгыннарның чыгуы кешенең саксызлыгы һәм ваемсызлыгы аркасында килеп чыга. Үлән, чүп –чар һ.б янса без бөтен янгыннарга чыгарга тырышабыз.
ТР урман хуҗалык министры Абдуллин Зөфәр әйтүенчә, хәзерге вакытта республикада 1,2 миллион урман гектары исәпләнә. Аларны урман янгыннарыннан саклар өчен хезмәткәрләрнең һәм минлесхоз станциясеннән 17 янгын техникасы кулланыла. Янгын куркыныч дәверендә апрель аенда әлеге өйрәтмәләр ТР муниципаль районнарында , бөтен шәһәр округында уздырырга планлаштырыла.
Гомумән, язгы-җәйге дәверендә, янгын куркынычсызлык объектларны һәм торак пунктларны, шулай ук урман янгыннары турында кисәтү, урман хуҗалык министерствасының, ТР буенча Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның баш идарәсенең күзәтү астында тора.