30 апрель көнне Татарстан Республикасының янгынга каршы дәүләт хезмәте үз бәйрәмнәрен профессиональ яктан билгеләп үттеләр. Тантаналы чара Россиянең янгынга каршы хезмәтенә 360 ел тулуына багышлап вафат булган янгын сүндерүчеләрне искә алу митингтан башланды. Митингны Россия Федерациясенең гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе җитәкчесенең вакытлы башкаручысының беренче урынбасары янгынга каршы дәүләт хезмәте буенча эчке – хезмәт полковнигы Сергей Хормушков башлады. Ул хезмәттәшләрне, ветераннарны һәм кунакларны ихлас күңелдән бәйрәм белән тәбрик итте. Аннан соң сүзне Татарстанның янгын саклаучыларның ветераны совет рәисе оставкадагы эчке-хезмәт полковнигы Матвеев Валентин Алексей улы алды. Ветераннар исеменнән ул барлык кунакларга тулы энергия, көчле, ялкын белән көрәшергә әзер булуы турында ышандыру калдырды. Хезмәт бурычын үтәгән вакытта вафат булып калган янгын сүндерүчеләрне бер минут тынлык белән хөрмәтләп, искә алдылар, һәйкәл төбенә чәчәкләр һәм гирляндалар куйдылар.
Тантананың икенче өлеше бәйрәм концерты белән башланды. Концерт башында янгын хезмәтенең тарихы турында видеофильм күрсәтелде. Аннан соң янгын саклаучылар ветераннары, шәхси составны Россия Федерациясенең гадәттән тыш хәлләр министрлыгынның Татарстан Республикасы буенча баш идарәсенең җитәкчесе эчке – хезмәт генерал – майоры Рафис Хәбибуллин котлау сүзләрен әйтте:
«Хөрмәтле янгын саклаучылар һәм Бөек Ватан сугыш ветераннары, хезмәттәшләр, менә инде 360 ел янгын саклаучылар Россия дәүләте белән тыгыз бәйләнгән. Бүген дә дәүләт безсез яши алмый. 2008 елда гына янгын сүндерүчеләр 2000 кеше гомерен коткарылар. Бу исә, безнең эшләү билгесе, чөнки ике мең коткарылган кеше гомереннән тыш аларның туганнары, якын кешеләре тора.
Бүген янгын сүндерүчеләр ялкын белән генә көрәшми, алар коткаручы һөнәрен дә үзләштерә. Республикада биш мең янгын сүндерүчеләр “коткаручы” квалификациясен алдылар. Без бәлагә эләккән кешеләрне судан да, ярдан да коткарабыз. Әлбәттә, янгын сүндерүчеләрнең эшләре куркыныч белән бәйләнгән. Узган елда ике меңгә якын Татарстанның янгын сакчыларының хезмәткәрләренә хөкүмәт бүләге бирелде. Ләкин, безнең һөнәребездә кызганычка каршы югалтусыз да булмый. Хезмәт бурычын үтәгән вакытта вафат калучылары, аларның тол калган хатыннары, туганнары алдында баш иябез. Шулай ук ветераннар алдында да баш иябез, сезнең профессиональ тәҗрибәгезне хөрмәт итәбез. Мин сезгә саулык-сәламәтлек, бәхет һәм янгын сүндерү машиналарның сигналы сирәк яңгыраганын телим.»
Министрның котлау сүзләреннән соң хезмәт эшләре белән аерылган хезмәттәшләрне тантаналы рәвештә бүләкләнделәр: “Янгын сүндерүгә каршы көрәше ” буенча эчке-хезмәт капитаны Заһидуллин Марсель һәм эчке-хезмәт лейтенанты Шарипов Илдарга медаль бирелде. Татарстан Республикасының дәүләт советыннан Балык – Бистәсе районның янгын сүндерү частенең җитәкчесе эчке-хезмәт полковнигы Валерий Ветелкинга Татарстанның янгынга каршы дәүләт хезмәтен үстергән һәм шәхси өлешен керткән өчен рәхмәт хаты бирелде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетынан Рафис Хәбибуллин Наил Вәлиевка һәм Исмәгыйл Гыймалеевка рәхмәт хатын тапшырды.
Шулай ук министр тол калган хатыннарга, Бөек Ватан сугыш һәм янгын саклучылар ветераннарына чәчәк һәм бүләкләр бирде. Рәхмәт сүзләре белән ветераннар исеменнән Бөек Ватан сугыш ветераны Миргәлим Яруллин чыгыш ясады.
Концертның икенче өлеше музыкаль номерлары белән дәвам итте. Үзләренең зур, иҗади сәләтләре белән гадәттән тыш хәлләр министрлыгының хезмәткәрләре чыгыш ясады. Бәйрәм концерты Бөек Ватан сугышына һәм янгын сүндерү гимы белән тәмамланды.