Гадәттән тыш шартларда халыкны хәрәкәткә өйрәтү- Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыкның иң төп вазыйфасы.Иң мөһиме балаларны өйрәтү. “Куркынычсызлык мәктәбе”нән укучылар “ОБЖ” дәресендә алган белемнәрен практикада ныгыталар, беренче ярдәм осталыгын һәм гәдәттән тыш шартларында өйрәтмә хәрәкәтләрен өйрәнәләр.
Ярышның төп максаты итеп экстремаль шартларда үзеңне тоту кагыйдәләре, үзеңне саклап калу һәм башка кешегә ярдәм күрсәтү тора. Әлеге ярыш Совет районның Дәрвишләр бистәсендә узды. Үзләренең көчләрен сынарга Яңа –Савин, Авиатөзелеш , Киров, Ваһит, Мәскәү, Совет районнарыннан укучылар килде. Һәрбер командыдан 8 кеше катнашты. Барлык катнашучыларның туристлык хәзерлеге, беренче ярдәм күрсәтү, юл табу тәҗрибәләре бар.
Җепшек карга карамыйча, яшь коткаручыларга кыска вакыт эчендә: чокыр аркылы бүрәнәдән узу, палатканы җыю һәм сүтү, вертолет очучы өчен күрсәтмәне дөрес ясау, канат җебе ярдәмендә текә тауга менү һәм төшү, сазлык аша чыгу һ.б биремнәрне күрсәттеләр. Катнашучыларның хаталарын профессиональ күзлектән гадәттән тыш хәлләр министрлыкның коткаручылары карады, һәм һәр хата өчен штраф салынды. Бу ярышта җиңүчеләргә кыймәтле бүләк бирелде. Хәзер алар үзләрен республика ярышларында күрсәтәчәкләр.