Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 132 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Бер кеше үлгән. Янгыннарның сәбәбе: янгын белән саксыз эш итүдән 2 янгын, кыска ялганыштан 2 янгын, тәмәке төпчегеннән 1 янгын, 1 янгынның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 17 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча, ДТПга 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
22.04.2013 ел. 22.50 Казан шәһәре, Киров районы, Кояшлы урамы, 4 нче йорт, 12 нче йорт.
Янгын өченче каттагы ике бүлмәле фатирда чыккан. Сүндерү барышында янгын сүндерүчеләр 1949 елгы хатын - кыз мәетенә тап булалар. Янгынның сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
· Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
· Яткан җирдән тәмәке тартмаска
· Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
· Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
· Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
· Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
· Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.