Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 37 тапкыр ярдәмгә чыккан. Республикада 2 янгын очрагы теркәлгән. Үлүчеләр һәм зарар күрүчеләр юк. Янгыннарның сәбәбе: мичне дөрес кулланмау аркасында – 1 янгын, механизм төзек булмау аркасында – 1 янгын. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга1 тапкыр чыктылар. ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 8 тапкыр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
· Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
· Яткан җирдән тәмәке тартмаска
· Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
· Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
· Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
· Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
· Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.