2011 елның 6 маенда гамәлгә кергән “Ирекле янгын сүндерү оешмасы турында”гы РФ Законы нигезендә безнең районда 13 янгын сүндерү бүлекчәсе булдырылды. Бу җәмәгать оешмаларының төп бурычы – янгыннарга каршы профилактика эше алып бару, якын – тирә авылларда янгын чыккан очракта кешеләрне, мал – мөлкәтне саклап калу, беренчел ярдәм күрсәтү. Бүген районда нигездә авыл хуҗалыгы предприятиеләре базасында төзелгән 13 ирекле янгын сагы подразделениесе эшли. Аларның барысы да техника белән тәэмин ителгән. Үзәк, Иске Җөри, Олы Мишә янгын сагы подразделениеләренең эшен уңай бәяләргә була.
Узган 2012 елда районда 12 янгын чыгу очрагы төркәлә, аларда 1 кеше һәлак була. Ирекле янгын сүндерү бүлекчәләре, берничә дистә чакрым ераклыкта урнашкан авылларда янгын чыкканда, дәүләт янгынга каршы хезмәтенә ярдәмгә килә. Мәсәлән, ирекле янгын бүлекчәсенең беренче килеп җитүе нәтиҗәсендә, узган елның 8 ноябрендә Олы Мишә авылында бер өйнең түбәсенә генә зыян килә. Ә 30 декабрьдә Югары Саурыш авылында бал кортларының кышлау урынында янгын чыккач, беренче булып, ирекле янгын сүндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре килеп җитә һәм башка торакларны янгыннан саклап кала.
Янгынны кисәтү һәм сүндерүдән тыш, ирекле янгын сагына торак пунктка һәм якындагы урман массивына патрульлек итү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне пропагандалау да йөкләнә.
Теләче районы.
Ирек Фәрхуллин, район дәүләт янгынга каршы көрәш хезмәте начальнигы