Татарстан халкы Охот диңгезендәге җир тетрәүне сизгән

2013 елның 24 мае, җомга

Бүген ТРның төрле шәһәрләре халкы сизгән селкенүләр – бүген Охот диңгезе акваториясендә булган җир тетрәвенең тәэсире. Сәгать 9.59 Охот диңгезе акваториясендә 600 км тирәнлектә кимендә 8,2 магнитудалы җир асты тетрәве теркәлгән. Ул Петропавловск-Камчатский торак пунктында 4-5 балл дәрәҗәсендә сизелгән.

Җир тетрәвенең тәэсире Ерак Көнчыгыш, Себер, Урал һәм Идел буе федераль округы территориясендә теркәлгән.

Гражданнардан муниципаль районнарның бердәм диспетчер хезмәтенә килеп ирешкән хәбәрләр буенча, ТР территориясендә - Казан, Әлмәт, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән һәм башка шәһәрләрдә көчле булмаган селкенүләр сизелгән. Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Кризислы хәлләрдә идарә итү үзәгенең оператив-дежур сменасы мәгълүматы буенча, ТРда һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк, җимерелгән урыннар да теркәлмәгән. Мәгълүмат ачыкланыла. Кинәт куркуга төшү өчен, нигезләр юк, дип ассызыклый ведомство вәкилләре.

«Татар-информ»  мәгълүмат агентлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International