Яшь коткаручылар ярышлары

2013 елның 27 мае, дүшәмбе

Яр Чаллының янгын сүндерү сагы гарнизонында ТР буенча 15 федераль янгынга каршы хезмәте отрядының 55 нче янгын сүндерү частьнең  территориясендә яшь янгын сүндерүчеләр арасында янгын - сүндерү гамәли спорт буенча ярышлар узды. Ярышларда 15 команда көч сынашты.  

Балалар программаның 2 төрендә ярыштылар. Беренчесе йөз метрны ерып чыгу, икенчесе өченче катка штурм баскычы буенча менү. Стартка 15 команда чыкты һәрберсендә 6 кеше.

 Ярышлар ахырында бүләкләү тантанасы булды. Катнашучыларга диплом һәм истәлекле бүләкләр бирделәр. Беренче урынны ст. Круглое мәктәпнең укучылары алды. Икенче урынны Кузкеево командасы яулады, өченче урынны Биклянь командасына бирделәр.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International