Мәңгелек хәтер

2013 елның 29 мае, чәршәмбе

28 май 1989 ел. Түбән Кама шәһәрендә ОАО “Нижнекамскнефтехим” заводында насос станциясендә зур янгын чыга. Утны сүндергән вакытта өч янгын сүндерүче һәлак була. Бу кадрлар буенча өлкән инспекторы  ОВПО-1 МВД ТАССР эчке хезмәт капитаны  Мухамадеев Наил Фәрит улы, ВПЧ-29 ОВПО-1 МВД ТАССР янгын сүндерүче,  эчке хезмәт рядовое Кәлимуллин Наил Абдулла улы, ВПЧ-35 ОВПО -1 МВД ТАССР янгын сүндерүче, эчке хезмәт рядовое Гурбанов Вәзир Нәзир улы.  1989 елның беренче нояберендә СССРның Югары Совет Президиумы Указы нигезендә барлык һәлак булган янгын сүндерүчеләрнә “Кызыл Йолдыз” ордены бирелә.   

Фаҗига булган көннән соң 24 ел узса да,  ел саен беренче федераль янгынга каршы отрядына һәлак булган хезмәткәрләрнең якын  туганнары, дуслары һәм отрядның ветераннары килә. Бу юлы туганнарын  искә алу өчен ике гаилә килде – Түбән Камада яшәүче Кәлимуллинар һәм Гурбановлар.  Әлмәт шәһәрендә яшәүче Мухамадеевлар гаиләсе кызганычка каршы, очрашуга килә алмады.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, беренче федераль янгынга каршы отрядының җитәкчесе һәлак булган хезмәткәрләрнең гаиләләренә һәрвакыт ярдәм итергә торыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International