ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2013 ел
дүшәмбе

Үзган тәүлектә Татарстан сулыкларында өч ир – ат батып үлде. Тукай районының Семекеево авылындагы җирле сулыктан коткаручылар 09.45 сәгатьтә  1984 елгы ир-атның үле гәүдәсен чыгардылар.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре 7  тапкыр чүп-чарны сүндерергә чыккан. Республикада  10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  - 2 янгын.  Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 6 тапкыр чыктылар. ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 22 тапкыр чыктылар, 22 кеше коткарылган.


17
июль, 2013 ел
чәршәмбе

Катмыш авылы буасында булган фаҗига бөтен халыкны тетрәндерде. Көндезге 1ләр тирәсендә, Казаннан кунакка кайткан, кабартылган матраста йөзеп йөрүче 1997нче елгы кыз әйләнеп каплана һәм бата башлый. Аңа ярдәмгә авыл егете ташлана. Кызганычка каршы алар, кешеләр күз алдында, төпкә китәләр. Хәбәр җибәрүгә фаҗига урынына Мамадыш эзләнү-коткару отряды хезмәткәрләре килеп җитә. Водолазлар кыз белән егетнең гәүдәләрен шул ук көнне тапты.


15
июль, 2013 ел
дүшәмбе

Районда янгын чыгу очраклары артты быел. “Кызыл әтәч” ярты елда 26 мәртәбә баш күтәрде. Шуның 24е торак секторда булды, ут салган зыян 1 миллион сумга җитә язды. Иң аянычы – янгыннарда 2 кешенең гомере өзелде, берсе төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды.


12
июль, 2013 ел
җомга

Республика сулыкларында коену сезоны башлаганнар бирле 58 кеше батып үлде. Шуларның 49 ир кеше, 4 хатын – кыз һәм 5 бала.


10
июль, 2013 ел
чәршәмбе

10 июль көнне Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең кризис хәлләр идарә үзәгенә ТР гидрометериология һәм әйләнә - тирә мохитне  күзәтү идарәсенән һава торышы начараюы турында хәбәр килде: “Бүген төнлә ТР буенча урыны белән һәм Казанда көчле яңгыр явуы, 15-20 м/с кадәр җил белән яшен булуы, кайбер районнарда боз явуы көтелә”.

 


8
июль, 2013 ел
дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре 7  тапкыр чүп-чарны сүндерергә чыккан. Республикада  5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  - 4 янгын.  Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар. ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15 тапкыр чыктылар, 17 кеше коткарылган.


5
июль, 2013 ел
җомга

Быел яңгырлар явып безне артык куандыра алмады. Кая карама корылык, янгын, бәла-каза  чыгу куркынычы бар. Шул сәбәпле 1 июльдән  20 июльгә кадәр район территориясендә  янгынга каршы аерым режим кертелде.


4
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Кичә Мамадыш муниципаль районының Катмыш торак пункт тирәсендә буада ике кеше батып үлде.  

3
июль, 2013 ел
чәршәмбе

Универсиада алдыннан кече суднолар буенча Дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Идел һәм Казансу акваторияләрендә патрульдә тора. Алар пляжларда казанлылар белән суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү буенча аңлату эшләре алып бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International