Районда янгын чыгу очраклары артты быел. “Кызыл әтәч” ярты елда 26 мәртәбә баш күтәрде. Шуның 24е торак секторда булды, ут салган зыян 1 миллион сумга җитә язды. Иң аянычы – янгыннарда 2 кешенең гомере өзелде, берсе төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды.
Ялкын телләре 4 йортны, 11 корылманы һәм 1 автомобильне күмергә калдырды, тагын 8 йортка һәм 9 корылмага каза китерде. Ни кызганыч, барлык янгыннарга диярлек яшәүчеләрнең үзләренең ваемсызлыгы сәбәпче. 8 очракта электр җайланмаларын монтажлау һәм эксплуатацияләү кагыйдәләре үтәлмәгән, 7сендә ут белән саксыз эш иткәннәр, 4әр очрак җылыту мичләренең төзексезлеге, дөрес эксплуатацияләнмәве, балалар шуклыгы белән бәйле. Өч ут төртү теркәлде.
Ә аларның күпчелеген булдырмый калу да мөмкин иде. Ут белән сак булырга, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге беркем өчен дә яңалык түгел. Әмма һаман да шул ваемсызлыкка “юл бирәбез”. Бу күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр вакытында да ачык күренә.
Ярты ел эчендә 43 объектка планлы, 56сында планнан тыш тикшерү үткәрелде. Әлеге чаралар вакытында янгын куркынычсызлыгы нормалары таләпләрен һәм кагыйдәләрен бозуның 1198 очрагы теркәлде. Объектлар җитәкчеләренә җитешсезлекләрне бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, ут элү куркынычын кисәтү буенча чаралар үткәрү турында 82 кисәтү кәгазе бирелде.
Контрольләү чараларын гамәлгә ашыру вакытында административ хокук бозу турында 155 беркетмә тутырылды, бүлекчәнең вазифаи затлары тарафыннан 339 мең сум штраф салуга 35 карар чыгарылды. Шунысын да әйтергә кирәк, оешма-предприятиеләрдә безнең тарафтан күрсәтелгән кимчелекләрне бетерүне дә контрольдә тотабыз. Быелның ярты елында кисәтү кәгазе күрсәтмәләрен билгеләнгән срокта үтәмәгән өчен дә административ хокук бозу турында 52 беркетмә тутырылды. Максатыбыз – җәзага тарту түгел, ә иминлеккә ирешү.
Р. Юнысов, Буа районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе начальнигы.