10 июль көнне Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәнең кризис хәлләр идарә үзәгенә ТР гидрометериология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсенән һава торышы начараюы турында хәбәр килде: “Бүген төнлә ТР буенча урыны белән һәм Казанда көчле яңгыр явуы, 15-20 м/с кадәр җил белән яшен булуы, кайбер районнарда боз явуы көтелә”.